ТУГАНЛАШТЫРУ ф. Туганлык, дуслык мөнәсәбәтләре булдыру. Димәк, дача күршеләре! Үзебез генә түгел, көрәкләребез дә, балта-пычкыларыбыз да туганлашырга тиеш дигән сүз бу. Ф.Баттал. Зөләйха аларны кабат туганлаштырды, татулаштырды, бер гаилә итеп бөтенәйтеп куйды. Г.Гыйльманов

Туганлаштырып кую Тиз арада туганлаштыру. Икесенең дә балалар йортыннан булуы бу минутта аларны нык кына якынайтып, хәтта туганлаштырып куйган иде. Г.Гыйльманов

Туганлаштырып тору Туганлаштыруга хезмәт итү. Мәчет – милләтне берләштереп, туганлаштырып тора торган бер урын, бу – читтә бигрәк тә нык сизелә. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә