ТУГАНИ и. сөйл. Хатын-кызлар арасында бер-берләренә яратып эндәшү сүзе. Минем бик дус бер кызым: «Әй тугани (без аның белән бер-беребезгә тугани дип йөри идек), кешенең сөйләгәнен күрсәң, бөтенләй исең-акылың китәр», – [диде]. С.Җәлал. [Апам белән] Күрешеп хәл белешкәч тә, әйдә, тугани, чәй белән сыйлыйм үзеңне, дип, китап-кулъязмаларны веранда өстәленең аргы башына шудырдым. К.Миңлебаев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә