ТУГАНДАШЛЫК и. 1) Тугандаш булу, дус яшәү хәле. Анда абориген һәм килмешәк халыклар арасында тугандашлык бәйләнешләре булмый. Б.Хәмидуллин. --- шушы ике кыйтганың, --- ике дөньяның бер үк вакытта үзенчәлекле аерымлыгын тоюны да, шул ук вакытта аларның җан-күңел һәм хис-фикер аша олы тугандашлыгын аңлауны да --- без Рәдиф Гаташ шигъриятендә ачык табабыз. И.Вәлиулла 2) Туганнарча мөнәсәбәт, бердәмлек |