ТУГАНДАШ с. 1. Иптәшлеккә, дуслыкка нигезләнгән, мәнфәгатьләре уртак булган. Хәзер инде тугандаш республикаларда да профессор Идеал Шәйхиев дигән исемне яхшы ук беләләр. Ә.Еники. Икенче елны, тугандаш дәүләтнең иминлеген саклаганда, Гөлнәзирәне дә әнисе кебек тол калдырып, ире һәлак булды. Р.Кәрами

2. и. мәгъ. Милли яки дини уртаклыкларга ия булган халыкка карата кулланыла. Алар бер кешеләрен, тугандашларының хәлен белеп килү өчен, --- татар җәйләвенә кайтарып җибәргәннәр. Р.Фәхретдинов. Бу телләр, төрки исәпләнелсәләр дә, үз тугандашларыннан бик нык аерылалар. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә