ТУГАН с. 1. 1) Турыдан-туры кан кардәше булган. Сарсымбайның туган энесе Асылҗегет исемле берәүгә баладан үземне әйттергән булганнар. Г.Ибраһимов. Әлбәттә, әтисе, яисә туган абыйсы хөрмәтеннән чакыра инде аны Мансур Ибраһимович. Х.Ширмән

2) Дөньяга килгән, туып үскән (урын тур.). Кырык дүртнең көзендә яраланган Әхтәри, тылдагы госпитальдән фронтка үтеп барышлый, туган шәһәрендә бераз кунак булып чыкты. А.Гыйләҗев. Ташлы Кавал – Өммегөлсем әниемнең туган авылы. А.Хәсәнов

3) Дөньяга килгән; барлыкка килгән (вакыт тур.). Ул арада теге элеккеге дуслар да читләшә башлый: инде телефоннан чылтыратмыйлар, туган көнең белән котларга оныталар ---. М.Мәһдиев. Инде әти гүр иясе булганга берничә ел үтте. Югалтуларга күнегәсең икән. Каберләрнең, шагыйрь әйтмешли, туган елы гына бар шул. Т.Галиуллин. Яңа ай туган вакытларда бу тирәдән үтеп китәргә курыкканнар. Х.Садри

4) күч. Бер милләттән булган, йөрәккә якын; кадерле. Каләм ясап каурыеңнан язгы ялкында, Ут эченнән бер җыр языйм туган халкыма. Х.Туфан. --- мин, шәхес буларак, үз дәрәҗәм, үз урынымны ачыкларга теләсәм, беренче чиратта, туган халкым турында – аның тарихы, бүгенгесе, киләчәге турында уйларга тиеш булам. Р.Миңнуллин

5) күч. Үзенеке, тумыштан бирелгән; үз халкыныкы, милләтенеке. Шунда су күп эчә торган Танябыз идәнгә яткан да ишек астындагы ярыктан «И туган тел, и матур тел» дип җырлап ята. Ф.Яруллин. Сабый җанын аңлап, туган тел кануннарын тоеп язылган шигырьләр генә бала күңеленә барып җитә ала. Р.Миңнуллин

2. и. мәгъ. 1) Беренче дәрәҗәдә, иң якын, кан кардәш. Гади генә тормышыма ямь өстәп, күрше авылдан туганым килеп төште. Д.Гайнетдинова. Инде кайтам дисә – әнисе, барам дисә – әтисе юк аның. Ичмасам, я кыз, я ир туганы булсын икән. Р.Гариф

2) Бер нәселдән булган кеше. Флүр Сәхәбиевич авыл белән араны өзмәде, туганнары килсә, кунак итте ---. Р.Кәрами. --- бөтерчек кебек хәрәкәтчән түтәй Марина Михайловна пристаньда безне бик җылы каршылады, өйгә кайткач та, якын туганыдай, кадерләп кунак итте. С.Сабиров

3) Ир кешегә карата үз итеп, дусларча әйтелә торган эндәшү сүзе. Шәйхиев дәшми торыбрак тагын сорады: – Минем бурыч нидән гыйбарәт? – Сездән мин, Идеал туган, бер генә нәрсә ишетәсем килә: кулъязма шушы хәлендә нәшриятка тәкъдим итәрлекме-түгелме? Ә.Еники. Син кайтканны алар айлар буе көтеп утырырлар дип уйлыйсыңмы? Ялгышасың, туган, синең белән миндә булган нәрсә бүтәннәрдә дә бар. Р.Сәгъди

4) күч. Дус; фикердәш кеше; мәнфәгатьләре, тормыш шартлары яки яшәү рәвеше уртак булган кеше. Ул тавышлар килгән якка атлады да гозерен чыгарып та салды: – Мөселман туганнар! Дүрт ятим баланы Ырымбурга хәтле үзегез белән алыгыз әле. З.Зәйнуллин. Өйгә кайтып сулу алган минутларында тагын бер көйне бик яратып уйный ул. --- «Гөлнәзирә» көе ул, башкорт туганнар көе. Д.Гайнетдинова

Туган җанлы Туганчыл, туганнарына шәфкатьле, туганнарын ярата, якын күрә торган. Җиңгәсенең шулай туган җанлы булуы, өзгәләнеп каршы алуы Һадиның күңелен йомшартып җибәргәндәй итте. М.Хәсәнов. Холкы азрак кырыс инде кырыслыкка. Шулай булса да, мәрхәмәтле, туган җанлы ул бабакаең. З.Зәйнуллин. Болар – минем иң яраткан туганнарым. Алар үзләре дә бик туган җанлылар. Казан утлары. Туганнар кабере Сугышта яки бәла-каза вакытында һәлак булганнарның гомуми кабере. Күмелгән урыны Курск өлкәсе Рыльски районы Костровка авылы янында, туганнар каберендә... Ә.Еники. Намаз укып бетергәннән соң, ул туганнар каберенең гадәттән тыш зур чокырын күмәргә экскаваторчыга әмер бирде. Я.Шәфыйков. Туганнар каберлеге Сугышта яки зур бәла-каза вакытында һәлак булганнарның гына каберләре урнашкан махсус зират. Бәлки, ул өзек аяклар, мәетләр белән бергә җыештырылып, туганнар каберлегенә күмелгәндер... Җ.Юныс. Кичә мин әбием белән зиратка бардым, бабам каберенә чәчәк салдым, аннары туганнар каберлегендәге исемлек янында тордык, таныш исем эзләдек... Г.Гыйльманов. Туган сарылы к. туган җанлы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә