ТУГА’Й-ТУГАЙ с. 1. Бормалы-бормалы, дуга сыман. Идел буе тугай-тугай, Тугай саен бер тургай. Җыр. Укытып, җырчыларны бозалар гына. Сарман буйкайлары тугай-тугай, Тугаенда сайрый бер тургай-а-а-ай. Монавы кадәр матурлыкны ничек ташлап китмәк кирәк? А.Хәлим. Авыл халкы, безнең сулар тугай-тугай, ат сугарырга уңай, дип җырлый. Х.Садри 2. рәв. мәгъ. Бормалы-бормалы булып. Балыкчының урамы Тугай-тугай әйләнгән. Бәет |