ТУГАЙЛАНУ ф. Дуга шикеллерәк бормалану. Монда, Чулман яры тугайланып эчкә кергән җирдә, су өстендә унлап көймә тора иде. Н.Фәттах. Арырак Ашытның алтын көзгесе тугайлана. Р.Фәизов

Тугайлана бару Акрынлап тугайлану

Тугайланып килү Торган саен ныграк тугайлану. Ул тугайланып-тугайланып килгән текә яр буйлары, чиксез зәңгәр су киңлеген ерып барган ак җилкәнле көймәләр һәм ял итүчеләрне төягән, күңелле музыка авазлары тараткан ап-ак пароходлар. М.Вәлиев

Тугайланып тору Тугайланган хәлдә булу. Шул төштә инеш әз генә тугайланып тора иде. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә