ТУГАЙ и. 1) Елга ташканда су баса торган үзәнлек (гадәттә ярымутрау рәвешендәге). --- безне әллә кайдан кая җәелеп яткан киң тугай чык суы белән энҗедәй ялтырап каршы алды. Г.Ибраһимов. Аның бер башы тау итәгендәге сыек ак томанга төренгән иген кырына терәлгән, икенче башы, киң тугай аша дугаланып, Сакмар өстенә төшкән иде. Ә.Еники 2) Елганың дугасыман бормалы урыны. Борылып аккан су буйларын тугай диләр, Төрекстанда татарларга нугай диләр. Шура. --- ярдагы талларны кышлыкта утынга кисеп бетерәләр, елга ишәеп кала, киңәеп, бер урында иркен сулыш ала – тугай ясый ---. Г.Гайнуллина |