ТУБЫРЧЫК и. диал. 1) Нарат, чыршы һ.б. ылыслы агачларның күркәсе. Өч йөз алтмыш биш сыерчык, Илле ике тубырчык, Унике аккош, бер торна – Ул сүзне уйлап күп торма. Табышмак. [Артыш] аталан[гач], яшькелт чәчәкләр урынында ямь-яшел тубырчыклар пәйда була. Г.Хәсәнов 2) Мичкә бөкесе. Агач тубырчык 3) күч. Тыгыз, тулы тәнле, хәрәкәтчән, елгыр бала ◊ Тубырчык тибү к. тырай тибү. Ә мин нәрсә, урам буйлап тубырчык тибеп йөримме? Ялкын |