ТУБЫРЛАНУ ф. Төерләнү, орылану; тубыр белән каплану. Агачның тубырланган кабыгы буйлап агып төшкән яңгыр суы Газиның уттай кызган башын рәхәт салкынайтып тора. М.Хәсәнов. Кызның шиге дөрескә килде. Күп тә үтми, Күбәләкнең аяклары тубырланды. --- Мондый чакта атны акрынлап йөртергә, аякларын язарга кирәк. М.Әмирханов Тубырлана башлау Тубырлар барлыкка килү Тубырланып бетү Тәмам тубырлану. [Гәүһәр] тырнаклары ярылып, буыннары тубырланып беткән бармакларын шунда ук артына яшерде. А.Гыйләҗев. Кайнарланып китеп, чүп-чар куакларны гына түгел, тубырланып беткән карт имәннәрне дә аударырга маташкаладым. Н.Нәҗми Тубырланып тору Тубырланган халәттә булу |