ТУБЫЛГЫ и. бот. 1. Гөлчәчәклеләр семьялыгыннан хуш исле аксыл сары яки алсу чәчәкле, бик чыдам кызыл сабаклы болын үләне; русчасы: таволга. Тубылгыдай агач озын булмас, Тубылгылар аша юл булмас ---. Җыр. Бүген сазлык ризыклары белән таныштырмакчы, пошилар үлеп яраткан тубылгы һәм язгы гаҗәп матур сары чәчәкле тавык үләне белән сыйламакчы иде. М.Рәфыйков. Тагын язлар җитте. Тубылгылар бөре ача башлаган. Г.Сабитов

2. с. мәгъ. Шул үсемлек сабагыннан эшләнгән. [Егетләр] каеш белән буган билләренә тубылгы саплы, тугыздан түгәрәкләп үргән камчы кыстырганнар. И.Салахов. --- кара атның өстендә --- эшлия, җиңел камыт, нечкә тубылгы дуга, тар каештан эшләнгән --- җүгән, аның тезгенен икегә аерып, дуганың ике ягына тарттырып куелган тасма дилбегә. Р.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә