ТУБЫК и. 1) Аякның балтыр сөяге белән табан сөякләре тоташкан һәм ике яктан кабарыбрак торган урыны (аркылы сөяк). Тизрәк барып стенадан портретны алды. Аны идәнгә куймакчы булды, әмма идәндә тубыктан су иде. Ф.Яруллин. Шуннан соң аягының тубыктан түбән ягы тәмам эштән чыгып калды. В.Нуруллин

2) диал. Тез башы, тез. Минем туган якта тубык дип тез башына әйтәләр. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә