ТУБАЛЧЫ и. 1) Тубал ясаучы кеше. Тубалчыдан тубал сатып алу

2) тар. Элекке заманда, үз товарларын тубалга салып, бер авылдан икенче авылга йөреп сату иткән вак сәүдәгәр; кырыктартмачы. Авылга килгән кырыктартмачы, тубалчыларга да беренче сорау шул була. З.Бәшири. И кыз гына! Ни монда тубалчылар белән маташасың? Тиз бире кил. М.Акъегетзадә

3) Тубалга салынган орлыклык ашлык бөртекләрен җиргә сибеп баручы, чәчүче. Минем бригадамдагы биш тубалчы карт, ике чәчү машинасы --- сезнең әмерегезне көтеп торалар. Т.Гыйззәт. [Шәйморат:] Мин шулай уйладым инде. Эш тубалчыларда гына. Колачларын җәеп, адымнарын зурайтып атлаганда, байтак кына экономия ясарга була. Ш.Хөсәенов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә