ТУБАЛ и. 1) Агач кабыгыннан ясалган киң түгәрәк яки ярымтүгәрәк савыт. Аннан герман атларын җигеп җир сөрделәр, ат җитмәгән сабаннарга үзләре җигелеп йөрделәр, тубал белән орлык чәчеп күрсәттеләр. М.Мәһдиев. Дамир белән икесе дә битлек киеп җибәрделәр һәм, кулларына төтен өрдергеч белән күч салыначак тубалны күтәреп, тал башына үрмәләделәр. Ф.Яруллин

2) Төрле зурлыкта тал чыбыгыннан үрелеп, сибелүчән әйберләр ташу өчен, шулай ук каз оясы итеп кулланыла торган савыт. Тубал белән кибәк ташу

3) Бал корты күчен яңа умартага күчерер өчен, гадәттә киндер тарттырылган тырыс

4) Шундый бер савытны тутырырлык булган әйбер микъдары, шуңа тиң үлчәү берәмлеге. Мин шул йомырка өчен, бер тубал кибәк өчен, бер кочак салам өчен --- дустлаша, бозылыша, сүгешә, сугыша торган кешеләр дәрәҗәсенә төштеммени? Г.Исхакый. Аннан соң бер тубал җәүһәргә дә бер түтәрәм икмәк алышучы тапмадым. Г.Хөсәенов

Тубал башлы Зур башлы, тузган чәчле. Ул аю гәүдәле, имән муенлы, тубал башлы, кирпеч битле ---. Х.Камалов. Тубал башлы шушы сабый малай актыгы, чытлым да күзен йоммыйча, аңа туп-туры карап тора бирә. Р.Батулла. Тубал бәйләү Кунакка чакырышу. --- борынгы заманда --- Тубыл-тора кирмәне булган, шунда безнең ата-бабаларыбыз «тубал бәйләгәннәр» ---. И.Хуҗин. Тубал битле Зур, җәенке битле. [Солдатлар] бар да озын мыеклы, бар да тонган күзле, бар да тубал битле. X.Кәрим. Тубал тегү Бик каты гырлап йоклау. --- борынгы заманда Тубыл-тора кирмәне булган, шунда безнең ата-бабаларыбыз «тубал бәйләгәннәр», аннан соң «тубал теккәннәр». И.Хуҗин. Кызарып кояш чыкканда, барлык кеше тирән йокыда иде. Өйдәге сәкедә, иске тубал теккәндәй гырылдап, Заһри кода йоклый, аның бугазыннан әллә ниткән авазлар чыга. М.Мәһдиев. Тубал хәтле (кадәрле) Зур гына. Имештер, бер кешегә төн уртасында кырда тубал хәтле ут очраган. И.Гази. Фрум белән Реест аларның нәкъ аяклары биеклеге, ә ул аяклар өстендә торак йорт кадәр гәүдә, ә озын һәм юан муен өстендә, биектә-биектә, тубал кадәрле бик зур баш. Р.Мөхәммәдиев. Усаклар арасына кереп киткән кызның башы тубал хәтле булды. Р.Камал. Тубалы белән ут төшү Башка зур кайгы, мәшәкать килү (гадәттә кирәкмәгән эш, чакырылмаган кунаклар һ.б.ш. турында әйтелә)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә