ТУАРЫЛУ ф. 1. 1) төш. юн. к. туару. Анда койма күләгәсенә кертеп туарылган һәм керт-керт печән ашап торган ат, аның янында зур гына тарантас. Ә.Фәйзи. Өй каршында туарылган аты арбасына салынган үләнне ашый. Р.Сәгъди 2) күч. Чишенү. Ә син, сакал, нәрсә дип туарылдың? Ки итекләреңне! К.Нәҗми. Тәмам чишенеп, туарылып ташлаган да Рөстәм, диванга чалкан ятып, китап укый. Л.Ихсанова 3) күч. Физик һәм рухи киеренкелектән бушану. Йөзем, кызларга хас булганча, бик ачылып китмәде, үзенең күңелен тыйнак кына, сабыр гына чиште, Булат исә бөтенләй туарылды: мәхәббәт сүзләрен сипте генә! Г.Гыйльманов 4) күч. Гадәти норманы бозу, үз-үзен начар, артык иркен тоту, тәртипсезләнү. Яшьләрнең болай туарылып китүе аны Яңгураның тузынуыннан бигрәк куркытты. Г.Әпсәләмов. Хәлил исә, ул чыгып киткәч, чын-чынлап туарылды: – Кара син аны, кәнтәйне, ни кыланган була. Т.Галиуллин 5) күч. Вазгыять бозылу, элеккеге тәртибен югалту. Бер дә Гафият дигәнчә булмады: каяндыр бу аклары килеп чыкты, дөнья туарылды да китте. И.Гази 6) күч. Сүлпәнләнү, эшкә ваемсыз карау; рухи яктан йомшау. [Әбҗәлилев] ирешкән уңышлары белән канәгатьләнеп калмады, бервакытта да эшеннән туарылмады. Г.Шамуков. Урамда күпме трай тибеп йөрүче, туарылган бала-чага, яшьләр бар. Ватаным Татарстан 7) күч. Күңел сүрелү, кире уйлау, уйлаган уй-фикереннән кире кайту. Шәриф абзыйга ат җиктереп, артларыннан чаптырырга уйлаган иде дә, ул планнан рәт чыкмасын белгәч, тагын туарылды. А.Алиш 2. туарылып күч. рәв. мәгъ. Рәхәтләнеп, иркенләп. Аннары райком секретаре булган җирдә туарылып сөйләшеп булмый. М.Мәһдиев. Бушанып, туарылып елады. Г.Гыйльманов. Рафаэль шулкадәр ихлас һәм бар дөньясын онытып, туарылып көлә иде ки, моны бер тапкыр гына булса да күрергә, ишетергә кирәк. Р.Мөхәммәдиев Туарыла бару Торган саен ныграк туарылу Туарыла башлау Туарылырга тотыну. Мортаза туарыла да башлады. Иң элек йон эчле бияләен салып, мич буендагы эскәмия өстенә ыргытты. Бүрек тә бияләйләр артыннан очты. М.Хәсәнов Туарыла төшү Бераз туарылу Туарылып алу Кыска вакытка гына туарылу; бик тиз туарылу. Хуҗаның югалып торуыннан файдаланып, туарылып алырга да мөмкинлек бар иде. Т.Галиуллин. Бераз туарылып алдык, бүтән ул эш кабатланмас, дип акланабыз. Идел Туарылып бетү Тәмам туарылу. Аяк-куллары белән чәбәләнә-чәбәләнә тәмам туарылып бетмичә йоклап та китә алмый ул. Г.Галиева. Туарылып беттең бит син, бырат! Р.Гаязетдин Туарылып калу Берәр сәбәп аркасында туарылу. Көне буена җыелган кичерешләрдән һәм күз ачкысыз бурандагы өшү-туңулардан котылгач, ризыклы җылы өйдә Гайния кинәт туарылып, изрәп калды. Н.Әхмәдиев Туарылып китү Көтмәгәндә туарылу. Яшьләрнең болай туарылып китүе аны --- куркытты. Г.Әпсәләмов Туарылып кую Алдан туарылу яки тиз генә туарылу Туарылып ташлау Тиз арада туарылу |