ТУАРУ ф. 1) Җигелгән атны яки башка хайванны чана, арба һәм башка җигү дирбияләреннән азат итү. Егетләр, ниһаять, Бәдретдиннең авылына килеп җитә, атларын туара. Ә.Еники. --- кодалар ат туарган арада, ул кызыннан бер кадак май белән ярты каз сорап алган да, лапас астына кереп, шуларны сыпыртып чыккан. М.Мәһдиев 2) күч. Нинди дә булса эшкә дәрт-теләкне киметү, сүлпәнләтү. Без әзерләнәбез, кешеләрне әзерлибез. --- Ә [атыш] юк. Бу нәрсә халыкны бераз туара, сүлпәнләтә башлый. X.Мөҗәй Туара башлау Туарырга тотыну. Җәмилнең әткәсе арбаны бер җайлы урынга китереп туктатты да Җирәнкәйне туара башлады. Н.Фәттах. Мисбахетдин атларын туара башлады. Г.Әпсәләмов Туарып бетерү Тулысынча туару. Туарып бетергәч, атны, тезгеннән тотып, бер читкә алып барды һәм әкрен генә сызгырырга тотынды. Г.Әпсәләмов. Әткәсе атны туарып бетергән иде. Н.Фәттах Туарып карау Бу эшне булдыра алу-алмавын тикшерү-сынау өчен туару Туарып кую Алдан яки тиз генә туарылган хәлгә китерү. Бүре суккан энекәш атын туарып куйды да --- ашыгып китеп барды. Г.Якупова. «Мәле, атны туарып куй», – дип, дилбегәсен генә тоттырды да клубка тәпиләде. Ә.Дусайлы Туарып ташлау Тиз генә, тиз арада туару |