ТУАЛЕТ и. фр. 1) Киемнең тулы комплекты (гадәттә, хатын-кызларныкы). Кичке туалет 2) Юыну, бизәнү, чәч тарау, киенү һ.б.ш. эшләр. Латиф иртәнге туалетын башкарып, гантельләр белән физзарядка ясый. А.Расих. Аңардан, икенче юлы килгәндә, үземә кирәкле булган тарак, теш щёткасы, паста, сабын кебек туалет әйберләре алып килүен сорап, язу ыргыттым. Ш.Алпар 3) Бәдрәф бүлмәсе. Армиягә баргач, беренче көнне үк бер «дед» дигән шәһәр малае бәйләнеп караган икән: туалетка барасым килә, мине атландырып алып бар әле, дип. М.Мәһдиев. Туалетка кереп, юынгычка борылуга, каршыдагы көзгегә күзе төште, һәм ул бер мәлгә өнсез калды: аның чәчләре яртылаш агарган иде! Ф.Садриев |