ТУ II с. диал. 1) Бик озак вакыт җигелми яки савылмый йөргән симез (хайван тур.). Ту бияләр суйдырды, Утыз көн уен кылдырды, Кырык көн туен кылдырды. Дастан. Дөньяныкы дөньяда бетсен: Азым әкәне җибәреп үтенечемне әйтим, килсә ту бия суйдырып, кымызны мул куеп, асыл елкыдан үзенә берничә кара бүләк биреп, ризалыгын сорыйм. Г.Ибраһимов. Идегәй Акбеләкне коткарып алып кайтканнан соң да, Шаһ Тимер ту бияләр суйдырып туй ясый. Гасырлар авазы

2) Кысыр. [Бу] кайчандыр сөрелгән-чәчелгән җир булып та, күп еллар сука-сабан тимәү аркасында яңадан чирәмгә әйләнгән ту җир иде. М.Әмир. Ту каз. Ту үрдәк. Ту сарык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә