ТУ I и. бор. 1) Төрки һәм монгол халыкларында бер башы очланган яисә шар куелган, кырыйларына ат койрыклары асылган һәм уртасына ай сыны ябыштырылган штандарт. Карагай башы ку булыр, Хан билгесе ту булыр. Әйтем. Һәм, мөкатдәс көрәш туын биек җиргә кадап, Сөйләр идем бер нотык, Алдымдагы илгә карап. К.Нәҗми

2) Бер хәрби җитәкче кул астына җыелган гаскәри берәмлек

3) Аучының кошлар кундыра торган агачы. Тугрысы юк шоңкармын, Ту җәбендә очармын. Дастан

Ту киңәш тар. Сугышта катнашучы аерым ыру, кабилә һ.б.ш.ларның гаскәр башлыклары киңәше; хәрби совет. Дүртәү-бишәү бер булып, Әүвәлгедәй безнекеләр Ту киңәшкә килсә иде! Дастан. Ту күтәрү этн. Бүләкләр бәйләнгән сөлгеле таяк күтәреп, Сабан туе ярышлары башлануын хәбәр итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә