ТРЮ’ФЕЛЬ и. нем. 1) бот. к. томалан. Балыктан соң француз нәмәрсәләре китте: дерелдәвек сыман нәрсә, ә эчендә үлән-мазар, ит кисәкләре һәм трюфель гөмбәсе сыныклары – җыен юк-бар. М.Хәмзина. Дөньяда иң кыйммәтле гөмбә – трюфель. Татарстан яшьләре 2) Шул гөмбә формасында ясалган шоколад конфет исеме. Конфетлар трюфель массасы нигезендә әзерләнәчәк. Бүләккә трюфель сатып алырга булдым |