ТРЮМО и. фр. 1) Гадәттә ике тәрәзә арасына идәнгә бастырып яки стенага беркетеп куела торган зур биек көзге. Сибгатулла, бераз мактангандай, трюмоларга, шифоньерларга төртеп күрсәтте. Ф.Яруллин. Трюмо каршында чәчен рәтләп тора иде, ишектән атылып Гөлсәрия килеп керде. Н.Көбәш. Һәдия яңа алган трюмоны барып карарга булды. Д.Каюмова

2) махс. Төрле орнаментлар белән бизәкләнгән тәрәзә арасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә