ТРЮК и. фр. 1) Циркта һәм эстрадада оста, эффектлы катлаулы алым; оста, кискен хәрәкәт. Рәфкать Бикчәнтәйнең спектакльләре үзе кебек җиңел, трюкларга, көлке ситуацияләргә бай, якты, матур килеп чыга иде. Р.Батулла. Фокусчы, бер трюкны башкарганда, катлаулы булмаган, гади генә хәрәкәтләр ясый сымак. Р.Гарифуллин

2) күч. Хәйләгә корылган һәм оста итеп башкарылган эш; көтелмәгәндә (гадәттә, кемне дә булса алдау максаты белән) эшләнгән гамәл. [Тикшерүче] бу трюк белән Баймурзиннарның мөнәсәбәтен ачыклый алмады. С.Баттал. Мондый реклама трюклары һәм пропаганда акцияләре өчен тотылган миллиардлар, шиксез, халык массаларыннан савылган триллионнар булып кире әйләнеп кайта. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә