ТРУ’СИК и. рус Эчке кием буларак киелә торган юка материядән тегелгән балаксыз ыштан. Фингал трусик белән майкадан, бите-муены кызыл таплар белән чуарланган. М.Маликова. Кинәт --- экранда скелеттай бәндә пәйда булды. Киң трусигыннан таяктай нечкә камыт аяклары сузылып төшкән, --- куллары кәкре җәмки шикелле. Ф.Баттал |