ТРУБОПРОВОД и. рус тех. Сыек яки газсыман матдәләрне ерак арага күчерү, агызу өчен хезмәт итә торган һәм махсус техник җайланмалар белән җиһазландырылган тоташ трубалар системасы. Трубопроводларның эстакадасы никадәр якынлашкан. Г.Әпсәләмов. Машинаның тормоз системасына су эләгеп туңган, һәм ул урыныннан кузгалмый. Җылыткыч лампа белән тормоз клапаннарына һава бирә торган трубопроводларны җылыта-җылыта, су туңган җирне эзлибез. З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә