ТРУ’БКА и. рус 1) Телефон аппаратының сөйләү һәм тыңлау өчен махсус җайланмасы. Тикшерүче телефон трубкасын күтәреп чылтыратты. В.Юныс. Хәлимә ападыр дип уйлап барган иде, телефон трубкасында Сөембикәнең тавышын ишетеп, гаҗәпсенеп куйды. Ф.Садриев 2) к. төрепкә. Икесе кызыл балчыктан ясалган трубка чыгарып тәмәке көйрәтә башлады. З.Зәйнуллин. Хуҗам трубкасы белән тәмәке янчыгын һәрчак урман авызында, берәр агач төбенә яшереп киткән була. М.Галиев 3) Берәр әсбапның цилиндр, көпшә формасындагы торбачыгы. Бөтен җиреннән трубка чыгып торган бәбиен күргәч, ул елап җибәрә. Сөембикә. Борһан абый, колагына эрзин трубка куеп, сыерыбызның күкрәген, эчен тыңлап тикшерде ---. Мирас. Хастаханәдән Лилия яхшы хәлдә чыкмый: трубка аша сулый, ашый. Шәһри Казан |