ТРУБАДУР и. фр. 1) тар. сәнг. Урта гасырларда Көньяк Франциядә илгизәр шагыйрь. Европада Урта гасырның трубадур дип аталган һөнәрмәнд җырчылары йөргән. Г.Сәгъди. Җырчы-композитор, искечәрәк әйтсәк, трубадурлар, поэты-песенники дип бүгенчә әйтсәк, бу мода да безнең халыкта әллә кай заманнардан булган. Р.Батулла

2) күч. Берәр нәрсәне бик нык мактап, аңа дан җырлаучы кеше. Искелекне җимерү көрәшенең трубадурлары булу гына түгел, ә яңаны, социализмны төзүчеләрнең алгы сафына басып тору идеалы күпләгән шагыйрьләрнең аңын һәм хисен үзенә тартты. Г.Халит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә