ТРО’ФИК с. 1) физиол. Тән тукымаларын яки әгъзаларны тукландыруга, матдәләр алмашынуга бәйле. Һәр органга трофик нервлар килә, алар, югарыда әйткәнебезчә, органда матдәләр алмашуның химик процессын регуляциялиләр. Совет әдәбияты 2) мед. Туклану, матдәләр алмашы бозылу белән бәйле. Гади генә бетчә, тик торганда, бөтәү ярага (трофик язвага) әверелә. З.Мәхмүди. Трофик җәрәхәтләр, чиләнә торган экзема һәм рожа өстенә стериль марляны әрекмән төнәтмәсенә чылатып куялар. Сәламәт булыйк! |