ТРОФЕЙ и. гр. 1. 1) Сугыш вакытында каршы яктан яулап алынган корал яки хәрби кирәк-яраклар, әйберләр; ганимәт, улҗа. Аксак Тимер дә күп кешесен югалта, шуңа күрә, сугыш кырында җиңүгә ирешсә дә, Сарайга барып җитми, көнбатышка яу чапмый, хәтсез трофей кулга төшереп --- Сәмәркандына кайтып китә. Р.Фәхретдинов. Сугыштан кайтучыларның трофейлары – сәгатьләр, уйный алмасалар да аккордеоннар, башка затлы әйберләр – таламыйча гына алынганына ышанасыңмы? Ш.Алпар

2) Берәр җиңүне, уңышны, батырлыкны хәтерләтә торган истәлек әйбер. Балыкчы трофее белән мактана

2. с. мәгъ. Сугышта яулап алынган, яки җиңелгән яктан калган. Каяндыр бишекле трофей мотоцикл да кулга төшергән, кирәк җиргә шуның белән генә чаба. Х.Камалов. Зәкәриянең фронт капчыгында һәрвакыт көмеш көпшәле трофей револьвер йөрде. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә