ТРОТУАР и. фр. Җәяүле кешеләр йөрер өчен, урамның ике ягында бераз күтәртебрәк салынган асфальт, таш яки такта юл. Ул, баш яулыгының күз яшенә чыланган бер почмагы белән йөзен каплап тротуар кырыена утырган да, тирән уйга баткан иде. М.Галәү. Аяк тавышына башын калкытса, каршы тротуарда бер күләгә күрә. И.Гази |