ТРОТИЛ и. ингл. махс. Шартлаткыч матдәләр ясаганда, шартлату эшләрендә аерым һәм катнашма рәвешендә кулланыла торган саргылт төсле кристалл рәвешендәге шартлаучан матдә. Биш килограммнан артык тротил тагып, үлем кочагына үз теләге белән кергән хатын куенындагы сабый исән калмас иде барыбер. Шәһри Казан. Бинадагы кабинетлардан берничә төр калибрлы пистолет һәм мылтык патроннары, шартлаткычлар, электродетонаторлар, тротил шашкалар табылган. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә