ТРОС и. голл. махс. 1. Диаметры 25 мм дан 102 мм га кадәр юанлыкта ишелгән сыгылмалы корыч яки сүс аркан. Күрәм: --- троллейбус сыртындагы тәртәсе ычкынып туктап калды. Ут очкыннары чәчрәде, баганаларны аударырдай булып, трослар тартылды. Р.Кәрами. Сал өстендәге теге ир-ат, --- ишелергә дип ашкынган бүрәнәләргә ирек бирмичә, берүзе тросны тартып тора иде. Р.Мөхәммәдиев

2. с. мәгъ. Шундый арканнан ясалган, шуннан гыйбарәт. Трос баскыч



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә