ТРО’ПИК II с. 1) Тропик I киңлекләрендә урнашкан, шунда үсә торган. Ялан аякларны корт чаккан кебек чәнчеп ала торган шайтан таяклары да андый ук ямьсез булмаган икән: тропик үсемлек сыман купшы булып утыра. М.Галиев. Җәннәт булгач, анда куе тропик урманнар, фил, крокодил һәм зур-зур еланнар яши торган джунгли да булырга тиештер. Р.Мөхәммәдиев

2) Тропиклар өчен хас, тропик поясларда очрый торган. Китәсе көнне Цейлон утравы безгә тропик яңгырын күрсәтте. М.Мәһдиев. Кытайның Гонконг районнарына тропик шторм, ягъни җилле-давыллы яңгыр якынлаша икән. Татарстан яшьләре. Тропик авырулар. Тропик бөркүлек

3) астр. Кояшның язгы көн-төн тигезлеге аша ике мәртәбә үтү арасына тигез булган. Григорий календаренда 4 ел арасында елның уртача дәвамлыгы 365,2425 тәүлек, бу исә иске стильдәге тропик елдан 26 секундка гына артык. Фән һәм тел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә