ТРО’ПИК I и. гр. 1) Җир шарында экваторга параллель һәм аннан төньякка яки көньякка таба 23°27’ка урнашкан ике киңлекнең берсе. Күзләремне ачмый гына юрганга төренеп яттым да, бүген төнлә Кысла тропигын үтеп, тропикларга керергә тиешлегебезне искә төшердем. Р.Мостафин. Кәҗәмөгез тропигы дигән термин шушы йолдызлык исеменә бәйле. А.Тимергалин 2) Шул киңлекләр арасы |