ТРОП и. гр. әд. Күчерелмә мәгънәдә кулланылган сүз яки әйтелмә. Троп – сөйләмнең сәнгатьлелеген, образлылыгын арттыру максатыннан күчерелмә мәгънәдә кулланылган сүзләр яисә сүзтезмәләр. Г.Галиуллина. Шигърияттә традицион символларның трансформацияләнүе, яңа эчтәлеккә ия күптөрле троплар барлыкка килү дә нәкъ менә бер гасыр элек күзәтелә. Р.Харрасова |