ТРОЙНИК и. рус махс. 1) Нинди дә булса сыеклыкны өч юнәлештә агызу өчен, «т» хәрефенә охшатып, өч япьле итеп ясалган, торбалар тоташкан урында куела торган махсус деталь. [Монда] клапаннар, тройниклар бар иде. М.Шәрифуллин

2) Электр челтәренә берьюлы өч прибор ялгарга мөмкинлек бирә торган җайланма. Розеткага тройник тыгып, берьюлы берничә прибор тоташтырмагыз. Безнең йорт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә