ТРО’ЙКА и. рус 1. 1) Бер арбага яки чанага янәшә җигелгән өч ат; өч аттан торган җигем. Моны тройкага тимер арба җигеп барып алалар. Әкият. Әмма Әбүзәр абзый шуннан соң бүтән беркайчан да тройкага утырмый. Г.Әпсәләмов

2) Өч ат җигелгән арба яки чана. Ул тройкага сикереп менде дә --- чаптырып шәһәргә китте. Г.Тукай. Габдрахман хәзрәтнең ике остабикә белән --- тройкада кунакка йөрүен күреп, [Җиһаншаның] фикере үзгәрде. З.Һади

3) сөйл. Берәр махсус эш өчен өч кешедән торган вакытлы орган яки комиссия; өчлек. Әмма анда аны, дезертир дип, тройка кулга ала. А.Хәсәнов. Халык дошманнарын бертөрле дә закон кысаларына сыймый торган тройка үлем җәзасына хөкем итә. М.Әхмәтҗанов

4) Пиджак, чалбар (яки итәк) һәм жилеттан торган костюм. Ниһаять, егет хәзрәтне ваннага алып китте һәм, аннан чыгуга, киң генә тегелгән тройка (пиджак, брюка, жилет) тәкъдим итте. Ф.Әмирхан. Өстенә Петербург мастерларыннан махсус тектергән иң яхшы тройкасын кияр иде ---! Ә.Еники

2. с. мәгъ. 1) Өчәү бергә җигелгән. Көненә ун тәңкә генә булса да, --- тройка атлар алырга була. Г.Камал. Бердән, исемең була депутат, җиккәнең була тройка ат. Ш.Мөхәммәдев

2) Пиджак, чалбар (яки итәк) һәм жилеттан торган. Өстенә кара материядән тройка костюм, башына кара бәрхет кәләпүш кигән, муенына көрән галстук таккан кеше керде. И.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә