ТРИХИНЕ’ЛЛА и. лат. зоол. к. трихина. Кешедә паразитлык итүче башка йомры суалчаннар арасында нечкә һәм юан эчәкләрдә яшәүче бабасырны, эчәклектә яки мускулларда урнашучы трихинелланы, тән калынаю авыруына китерүче җеп суалчан, яки филлярияне һ.б.ны әйтергә була. Биология. Моны медицина да инкяр итми: эчәклектә вак тасма суалчан, тиредә дуңгыз чуаны, мускуллар арасында трихинелла дигән хәшәрәт һәм башка төрле авырулар дуңгыздан күчә икән. Шәһри Казан |