ТРИУМФА’ТОР и. лат. 1) тар. Борынгы Римда тантаналы рәвештә каршы алуга, триумфка лаек җиңүче сәргаскәр. Лукуллдан соң Помпей басып керә. Триумфатор көтә Рим – Сенат. Н.Арсланов. Триумфатор атлары

2) Зур җиңүләргә ирешкән зат. Шорт-тректа Турин Олимпиадасының абсолют триумфаторы булган Көньяк Корея җыелма командасына өч алтын һәм бер бронза медальне Ан Хён Су китерде ул чакта. Ватаным Татарстан. Комитет шулай ук Универсиада триумфаторы чаңгычы Алия Иксанова өчен өстәмә – бишенче премияне бүлү турында Хөкүмәткә үтенеч юллады. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә