ТРИУМФАЛЬ с. 1) Җиңүченең триумфына бәйле, шуңа караган. Триумфаль киемнәр 2) Нинди дә булса җиңү, тантана хөрмәтенә корылган. Триумфаль арка алдына канал аркылы кызыл тасма сузылган. Ш.Мөдәррис. Кара халык өчен сарай янында һәм шәһәрдәге барлык триумфаль капкалар тирәсендә исерткеч тутырган мичкәләр һәм кабымлыклар куела. Татарстан яшьләре 3) Тантаналы, җиңүле. [Фидаи] һәрвакыт дулкынлана, ялкынлап яна һәм романтик ашкыну белән революциянең триумфаль адымын сурәтләргә омтыла. Г.Кашшаф. Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале бөтен татар дөньясы буйлап триумфаль төстә атлавын дәвам итә. Татарстан яшьләре |