ТРИУМФ и. лат. 1) тар. Борынгы Римда сугыштан зур җиңү белән кайтучы сәргаскәрнең һәм аның гаскәренең, ганимәтләрен күрсәтеп, шәһәр аша Юпитер Капитолийский гыйбадәтханәсенә таба узу һәм аларны каршы алу тантанасы. Цезарьның триумфы

2) кит. Гаять зур җиңү, зур уңыш; зафәр, тантана. Бу триумф иде, бу олы зафәр, зур җиңү иде; бу еллар буе түккән тиргә, еллар буе түккән нервларга түләү иде. Р.Батулла. Әле күптән түгел генә Мәскәүдән триумф белән кайткан драматургларның үзләре әйтүләренә караганда, Мәскәү тәнкыйтьчеләре дә, татар балалар драматургиясе юк, дигән карарга килгәннәр ---. Р.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә