ТРИУМВИРАТ и. лат. 1) тар. Борынгы Римда: республика җимерелер алдыннан, югары хакимиятне кулга төшерү өчен, өч сәяси эшлекле (Цезарь, Помпей, Красс) тарафыннан төзелгән берлек; өчлек бергәлеге. Властьны үз кулына алу өчен, Цезарьның да, Помпейның да, Крассның да ялгыз гына көчләре җитәрлек булмаган. Алар «триумвират», ягъни «өчлек союзы» дигән яшерен союз төзегәннәр. Борынгы заманнар тарихы 2) күч. Уртак максат, уртак фикер һ.б.ш. белән эш итүче өч кешенең берлеге. Сезнең янда Пушкин, Лермонтов, Некрасовлар рухи һавасы яшәгән, Чернышевский, Белинский, Добролюбовлар триумвиратының тере фикерләре Сезнең киңәшчеләрегез булган ---. Х.Туфан. Авылда триумвират «идарә итәргә» тиеш: авыл җирлеге башлыгы, хуҗалык җитәкчесе, полициянең участок уполномоченные. Кәеф ничек? |