ТРИТОН и. гр. 1) зоол. Саламандрачалар семьялыгыннан сырлы сыртлы, озын койрыклы кәлтәсыман җир-су хайваны. Тритонның озын койрыгы буйлап сузылган зәп-зәңгәр сызыклар ялтырый, аркасы буйлап нәкъ әтәч кикригедәй кикрик тә үскән. Г.Хәсәнов. Кайбер вәкилләре, мәсәлән, тритоннар, фәкать сулы тирәлектә генә, башкалары (гөберле бакалар, үлән бакалары) коры җирдә яши. Биология

2) астр. Нептуп планетасының ике иярчененең берсе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә