ТРИ’ПТИХ и. гр. 1) сәнг. Уртак бер идея, тема белән берләшкән өч картина, өч барельеф һ.б.ш.дан торган композиция. Аның Третьяков галереясындагы триптихында 1970 еллар ахырындагы техник үзгәрешләрне, индустрияне илаһилаштыру чагыла. Р.Вәлиев. «Юллар, юллар...» дип исемләнгән триптихта («Навигация ахыры», «Төнге яшен», «Эш көннәре») хәзерге заманның казанышлары түгел, ә бәлки табигать үзе үзәктә тора. Мәдәни җомга

2) әд. Бер гомуми идея белән берләшкән өч шигырь, өзек һ.б.ш.лардан торган поэтик әсәр. 2012 елның 20 февралендә Язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть секциясенә, җәмәгатьчелек фикерен ачыклау өчен, Рүзәл Мөхәммәтшин исемле яшь шагыйрьнең «Ирек мәйданы» дигән триптихы китерелде. Идел. Р.Сәлах, әнә, берничә строфалы әсәрен дә триптих дип тамгалап, үзен зур картиналардан шедевр тудырган кебек хис итеп йөри. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә