ТРИ’О и. ит. муз. 1) Өч инструмент яки һәрберсенең мөстәкыйль партияләре булган өч тавыш өчен иҗат ителгән музыкаль әсәр. Композитор --- дуэтлар, триолар [яза]. М.Җәлил. «Ярдәм итү» дигән тыйнак сүзләр ышыгында йөзләгән әсәрне эзләп табып, авазларны вакыт юшкыныннан чистартып, трио – виолончель, скрипка, фортепьяно өчен эшкәртеп кую, аннары аны көннәр, айлар дәвамында яздыру --- күздә тотыла. А.Юнысова 2) Өч башкаручыдан (җырчы яки музыканттан) торган ансамбль. Акшарлы стенадагы кара кәгазь радио тәлинкәсеннән концерт ишетелә: баянда Кузнецов, Попков, Даниловлардан торган мәшһүр трио уйный иде ---. М.Мәһдиев. Хәтеремдә: 60 нчы еллар башында Ильяс баянчылар триосы оештыруда һәм аның өчен репертуар булдыруда күп тырышлык күрсәтте. М.Макаров 3) Вальс, скерцо һ.б.ш. марш яки бию характерындагы музыкаль әсәрнең төп темага караганда салмаграк, күңелгә ятышлырак урта өлеше 4) күч. Гел бергә йөргән яки дус булган кеше |