ТРИМ-ТА-ТА иярт. 1. Кәеф күтәрелгәндә, җиңелчә шатлык хисе кичергәндә көйләнә, әйтелә торган авазлар тезмәсе 2. и. мәгъ. 1) Шатлык хисе кичергәндә сүзсез башкарыла торган көйне аңлата 2) күч. Уен-көлке, кәеф-сафа турында гына уйлау; ваемсызлык. Өсләрендә [аларның] заграничный чүпрәк, башларында бары трим-та-та. X.Туфан 3) Җитди булмаган, ваемсыз кеше; җилкуар. Мин үзем дә дөньяга шулайрак туганмын, үзебезнең братва мине «трим-та-та» дип кенә йөртә. К.Нәҗми |