ТРИЛЛИОН сан фр. 1. Мең миллиардка бәрабәр сан; шул санның микъдары. Без күреп торган йолдызларның күбесе триллион ел элек һәлак булган. Р.Батулла. Бишенче курс азагында мин әлеге триллион йолдыз – гигант, супергигантлар, кәрләләр, --- шулар тупланган галактикалар, метагалактика арасында үзем эзләгәнне таба алмаячагыма төшенеп җиттем бугай. Х.Ширмән

2. и. мәгъ. Бихисап зур акчалар. Миллиардларны, триллионнарны сез банкларда «әйләндерәсез», үзегез өчен яңа миллиардлар сыгасыз, эшчеләр, игенчеләр исә еллар буе хезмәт хакыннан мәхрүм. Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә