ТРИ’ЛЛЕР и. ингл. Бөтен интригасы геройга янаган куркынычны көтүгә, билгесезлектән туган психологик киеренкелеккә нигезләнгән әдәби әсәр яки фильмнар жанры. Хәзер бит нормаль нәфис фильмнар да юк, триллерлар, блокбастерлар гына бар. Р.Миңнуллин. Хәер, яшьләрнең дә күбесенә артык уйландырмый торган сюжетлы, төс, тавыш һәм хәрәкәткә бай булган фантастика, триллер жанрындагы фильмнар ошый. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә