ТРИКОТАЖ и. фр. 1. 1) Машинада бәйләнгән тукыма. Ә-ә, әйе, элек трикотаж фабрикасы бухгалтериясендә Лениза белән бергә эшләгән хатын сөйләгән иде. Х.Камалов. Күлмәкләр трикотаждан, иркен фасонлы, кулдан бәйләнгән чәчәк элементлары белән бизәлгән. Т.Ильясова

2) Машинада бәйләнгән әйберләр. Бары тик озакламый хрусталь, мебель, келәм, палас, көмеш, алтын, күн, --- трикотажның бәясе күтәреләчәге хакында яшерен хатлар ала башлагач кына, нидер төшенде кебек. Р.Мирхәйдәров

2. с. мәгъ. Машинада бәйләнгән әлеге тукымадан тегелгән. Кара чалбар, кара трикотаж күлмәк кигән бу кара егет, газапланган бер чырай белән, әллә ничек кенә кызгандырып, микрофон алдына килеп басты. М.Мәһдиев. Аягында тәбәнәк үкчәле туфли, өстендә кара трикотаж костюм. С.Сөләйманова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә