ТРИКО и. фр. 1. 1) Өске кием тегүгә китә торган сырлы йон тукыма. Минем магазиннарда триколарның да, атласларның да менә дигәннәре тулып ята. Ш.Камал. Постау сыман тупас трикодан тегелгән яңа костюм кигән; --- чалбар балакларын, җыеп, оекбашына кыстырган; кулында чемодан, йөзендә ахмакларча елмаю. Н.Фәттах 2) Шундый материалдан тегелгән кием. Тротуарларда Англия триколарына киенгән кешеләр йөри. К.Тинчурин. Үзләре яшь, матур, байлар. --- Өсләрендә трико да сукно. М.Фәйзи 3) Трикотаж тукымадан тегелгән һәм тәнгә сыланып тора торган спорт киеме. Иртән сәгать җидедә тордым, трико киеп, урамга чыктым. Р.Кәрами. Ишекне челтәрле ак майка, трико кигән таза гәүдәле бер ир ачты. М.Галиев 2. с. мәгъ. Шундый тукымадан тегелгән. Баргач ук һәйбәт трико казаки берлә чалбар тектерәм. Г.Исхакый. Тезләре ялтырап чыккан трико ыштан, иңнәре асылынган футболка матур түгел түгелен дә, тик чалбар белән күлмәк бары институтка кияргә генә шул. Х.Ширмән |