ТРИ’ЕР и. фр. Ашлыкны чистарта һәм сортларга аера торган авыл хуҗалыгы машинасы һәм аның шул эшне башкара торган төп өлеше. Амбарлар белән тоташ эшләнгән ындыр табагы лапасына килгәч, берьюлы ике триерны көйләп эшләтә башладылар. Х.Камалов. Тешен кысып булса да, төне буе триерда иген җилгәрде. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә